Танышу дәвам итә
Афанасьев район белән танышуын дәвам итеп, узган атна ахырында Рус Әҗәле, Мамадыш-Әкил һәм Норлат җирлекләрендә булды.
Рус Әҗәле авыл җирлегендә урнашкан терлекчелек комплексын караганнан соң, район җитәкчелеге Карашәм авылына юл алды. Биредә 50 елдан артык тарихы булган мәдәният йортын карадылар. 21нче гасырда да мондый бина бар икән әле дип, гаҗәп ләнерлек. Шулай булуга карамастан, бу клуб авыл халкын берләштерүче бер үзәк булып тора.
– Җирлегебездә балалар бакчасы, мәктәп юк. Шулай булгач, халык бирегә ашкынып килә. Бинабыз бик иске булса да, һәр бәйрәм күңелле уза бездә, – дип сөйли Карашәм мәдәният йорты директоры Фәния Гайфуллина.
Һәр авылдагыча проблемалар да җитәрлек, аларны чишүнең бердәнбер юлы – үзсалым программасы.
– Үзсалым акчасын безнең җирлектә ике ел рәттән 250 сумнан җыйган идек. Киләсе елга азрак булса да, арттырырга исәп, әлбәттә инде, алдан халык белән киңәшләшкәннән соң. Кешеләр саны аз булгач, акча да аз җыела һәм аңа әллә ни башкарып булмый. Быел исә, янгын гид рантлары булдырылды, иске кое яңартылды, – дип сөйли Рус Әҗәле авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Семахина.
Киләсе тукталыш Мамадыш-Әкил авылы. Мондагы мәдәният йорты Карашәмнекеннән яшьрәк булса да, инде күптән капиталь төзекләндерүгә бик мохтаҗ. Халык ремонт башлануны түземсезлек белән көтә. Бу җирлекнең тагын бер авырткан урыны – Татар Танаена авыл тирәли су басудан саклаучы дамба кирәк. Аның проект-смета документацияләре инде әзер, алга таба эшне дәвам итәр өчен әлеге дә баягы акча юклык аяк чала. Михаил Афанасьев мәктәп коллективы белән дә танышып чыкты.
Идел аръягы авыллары буенча эшлекле сәфәрнең соңгы тукталышы – Норлат. Мәдәният һәм балалар йорты, мәктәп бүгенге көндә гөрләп эшләүче объектлар. Соңгысында федераль программа буенча кабинетларда ремонт эшләре бара.
– Республика программаларының һәммәсендә катнашабыз. Иң проблемалы мәсьәләләрне ачыклап, финанс чыганакларын табып, без тизрәк аларны чишәргә тырышачакбыз, – дип нәтиҗә ясады район җитәкчесе
Михаил Афанасьев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев