Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Танылган җырчы: «Көзгә саубуллашу концерты оештырам…»

***

Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех бу елның көзендә саубуллашу концерты оештырырга тели. Бу хакта ул Чаллыда Нурзадә концертында махсус кунак булып чыгыш ясаганда әйткән. Җырчының һәр чыгышын алкышларга күмделәр. 

«Көзгә, октярбь аенда «Энергетик» мәдәният сараенда тамашачыларым белән саубуллашу концерты оештырырга җыенам. Сер түгел, барыбыз да картая, аяклар, билләр авырта. Беребез дә мәңгелек түгел, шуңа күрә үземнең концертымны уздырасым килә. Мин бит Чаллыда пятачокларда җырлап, зур сәхнәгә менгән кеше. Әле дә кешеләр килеп, син җырлаганда пятачокта таныштык дип әйтәләр», – дигән Азат Тимершәех.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев