Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тәненең кырык проценты янган ир атны дәвалаган хирургларга афәрин

Зеленодольскта яшәүче Александр Олегович хастаханәгә авыр хәлдә килә.

Табиблар күкрәк читлегенең, йөзнең һәм кулларның - бөтен тәннең якынча 40% пешүен диагнозлый. Берничә көн ир-ат реанимациядә үткәрә, шуннан соң 2нче номерлы хирургия бүлегендә мөдир Фәрит Сәгыйт улы Ихсанов һәм дәвалаучы табиб Наил Атлас улы Шадринов күзәтүе астында дәвалана.

- Хәзер үземне яхшы хис итәм! Табибларга игътибарлы булулары һәм ярдәм иткәннәре өчен бик рәхмәтлемен. Яраларны бәйләү шәфкать туташы Светлана Вячеславовна Богачукка аерым рәхмәт, - ди пациент.

Өч атнадан соң Александр Олегович стационардан чыгарыла. Ир-ат дәвалануны амбулатор рәвештә башкарачак. ️Табиблар әйтүенчә, тиз савыгуда пациентның кәефе дә зур роль уйный. Чөнки беркем өчен дә сер түгел, позитив кешеләр тизрәк төзәләләр.

Барлык пациентларыбызга тизрәк савыгуларын һәм бары тик күтәренке кәеф телибез!

Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев