Сырганак һәм әфлисуннан кайнатма
Сырганак җимешләрендә төрле витамин һәм минераллар бар, шуңа күрә аны даими куллану организмның сәламәтлегенә һәм гомуми торышына уңай йогынты ясый. Сырганак һәм әфлисунның бергә кушылуы әлеге җимешнең нәтиҗәлелеген тагын да арттыра. Кайнатма ясавы бик җиңел, ә файдасы әйтеп бетергесез.
Кайнатма әзерләү өчен яңа гына җыелган - 300 гр сырганак, 1 данә зур әфлисун, 300 гр шикәр комы кирәк булачак.
Сырганакларны ботакларыннан һәм яфраклардан чистартырга, җентекләп юарга кирәк. Аннан соң аларны кәстрүлгә салып, шикәр комы кушабыз. Бу катнашманы бутыйбыз да, плитәгә куябыз. Кайнап чыккач ук, катнатманы сүндерәбез.
Шуннан соң әфлисунга керешәбез. Аны юып, кабыгыннан чистартабыз, согын агызып, кайнатмага өстәргә кирәк. Шуннан соң булачак кайнатманы янә утка куябыз һәм сүрән утта 15 минут пешерәбез. Кайнатма көеп китмәс өчен, вакыт-вакыт аны бутап торырга кирәк. Шуннан соң аны банкаларга бүләбез һәм суытырга калдырабыз. Икенче көнне әзер кайнатманы саклау өчен суыткычка яки подвалга куябыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев