Сынамышлар ни сөйли
Яшәеш

Сынамышлар ни сөйли

Сынамышлар ни сөйли

  • Беренче гыйнварда көн җылы булса, арыш уңар; җил булса, тары уңар; томан булса, солы уңар.
  • Декабрь. Егерме бишендә агачларны бәс тотса, алдагы җәй иген уңар.
  • Декабрьнең утыз берендә төнлә йолдызлар еш күренсә, ашлыклар уңар; шулай ук бәс булса да, ашлыклар уңар.
  • Алтынчы гыйнварда салкын булса, урак вакытында бик эссе булыр. Әгәр җылы булып, кар яуса, һәр ашлык уңар. Әгәр ябалак кар яуса, борчак белән чикләвек уңар.
  • Кыш бәс, томан булса, җәй иген уңа.
  • Кыш көне яңгыр яуса, икмәк булыр.
  • Кыш сыкы булса, җәй алма була.
  • Кыш томан булса, җәй юкәдә бал була.

 


Нет комментариев