Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Су коенганда тән тиресе аша личинка йоктыручылар арткан

Церкарий личинкаларын кечкенә күлләрдә йоктырырга мөмкин.

Россиядә су коенган вакытта тән тиресе аша личинка йоктыручылар арткан. Түбән Новгородта һәм Ханты-Манси автономияле округында шундый очраклар теркәлгән.

Баксаң, церкарий личинкаларын кечкенә күлләрдә йоктырырга мөмкин икән. Чир билгеләре, 5-30 минуттан берничә сәгатькә кадәр, бик тиз беленә.

Чир йоктырган кешенең тән тиресендә котчыкмалы кабарчыклар һәм тимгелләр барлыкка килә. Тән температурасы күтәрелә, ютәлли башлый. Медикалар кисәтеп әйткәнчә, бик көчле инфекция йоктыручыларда хәтта анафилактик шок булырга мөмкин.

Котчыкмалы чирдән котылуның бердәнбер ысулы – ул да булса рөхсәт ителгән урыннарда гына коену.
 

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев