Синоптиклар Татарстанда яшенле яңгыр турында кисәтә
Яшәеш

Синоптиклар Татарстанда яшенле яңгыр турында кисәтә

Иртәгә республикада яшенле яңгыр явачак, җилнең тизлеге урыны белән секундына 20 метрга кадәр җитәчәк.

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 18 июльдә, Татарстанда яшенле яңгыр көтелә, дип хәбәр итә республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Татарстанда яшенле яңгыр вакытында җилнең тизлеге секундына – 15-20, ә Казанда 15-18 метрга кадәр җитәчәк. 

Чәршәмбе көнне республикада көчле яңгырлар көтелә.


Нет комментариев