Җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр көчәюе көтелә.
Бүген, 21 гыйнварда, иртән һәм көндез Татарстан һәм Казан шәһәре территориясендә урыны белән буран көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге.
Көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге 15 метрга кадәр көчәячәк.
Элегрәк, җылытканнан соң республикага яңадан салкын һава торышы кайтачагын хәбәр иткән идек.
Чыганак - «Татар-информ».
Нет комментариев