Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Синоптиклар аномаль җылы октябрь вәгъдә итә

Якындагы ун көндә Татарстанда болытлы һава, әмма салкын булмаячак.

Россия Гидрометеорология үзәге фаразларына караганда, Казанда аномаль җылы октябрь булачак. Бу турыда Казан федераль университетының метеорология кафедрасы мөдире, география фәннәре докторы, профессор Юрий Переведенцев сөйләде. Бу турыда вуз матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан башкаласында октябрьдә күп еллар дәвамында уртача температура 4 градус җылы иде, бүген ул 4 градуска югары, дип билгеләп үтте галим.

Переведенцев сүзләренчә, Казанда һава торышына яңгыр алып килгән төньяк атлантик циклон йогынты ясаган. Якындагы ун көндә шәһәрдә болытлы һава, әмма салкын булмаячак. Төнлә температура 7-9 градус җылыдан төшмәячәк.

Иртәгә, 4 октябрьдә, Казанда көндез +14 градус, төнлә +6 градус. Яңгыр көтелә. Җомга, 5 октябрьдә, салкынрак һәм кояшлы булачак, температура көндез 9 градустан, ә төнлә 2 градус җылыдан артмаячак.

Шимбә, 6 октябрьдә, якшәмбе, 7 октябрьдә, һәм дүшәмбе, 8 октябрьдә җылы, әмма болытлы һәм яңгырлы булачак. Якшәмбе иң җылы һава торышы  көтелә: көндез 15 градуска кадәр җылы, төнлә 9 градус, дип сөйләде метеоролог.

Шул ук вакытта сентябрьдә уртача температура шулай ук 3 градуска нормадан югары иде.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/03/172758/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: синоптики обещают октябрь аномальное тепло