Сәнгать һәм тарих – һәркем өчен!
Дуслар, «Милосердие в образовании» һәм ТИСБИ университеты белән берлектә булдырылган «Взмах пальцев» проектын тормышка ашыру турында горурланып хәбәр итәбез сезгә! Без мәдәниятебезне һәркемгә таныту өчен тырышабыз!
Бүген хезмәткәрләребез дипломнар алды һәм ишетү сәләте бозылган кешеләр белән аралашуда чын профессионалларга әверелде.
Моның хөрмәтенә без начар ишетүче һәм саңгыраулар өчен бушлай экскурсияләр оештырабыз. Сәнгать һәм тарих – һәркем өчен!
Безгә кушылыгыз! Экскурсияләргә язылыгыз һәм безнең турында дусларыгызга да хәбәр итегез:
(7917) 855-80-38
7 (919) 636-93-07
https://vk.com/muzei_zelenodolsk
«ЗМР Музей берләшмәсе»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев