Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Ялган юл белән шәхси мәгълүматлар алу очраклары ешайган

Әгәр сезгә шалтыратып, үзләрен Социаль фонд хезмәткәрләре дип таныштырсалар, пенсия яки башка социаль түләүләрне ачыклау яки яңадан исәпләү өчен шәхси мәгълүматларны сорасалар, ышанмагыз! Билгесез кешеләргә үзегез турында бернинди мәгълүмат бирмәгез.

«Миңа Социаль фонд хезмәткәре булып шалтыраттылар һәм пенсияне арттыру турында гариза бирү өчен, Дәүләт хезмәтләре сайтына күчәргә куштылар, паспорт, банк картасы номерын һәм шәхси кабинеттан парольне атавымны сорадылар. Ярый әле шунда ук Социаль фондның контакт-үзәге белән элемтәгә чыктым. Оператор минем шалтыратучы сорауларына җавап бирмичә дөрес эшләгәнемне хәбәр итте», – дип сөйли Нурия Сөнгәтова.

Таныш булмаган яки шикле номерлардан шалтыратуларга җавап бирергә һәм Дәүләт хезмәтләре сайтындагы шәхси кабинетка керү өчен парольне, паспорт, банк картасы номерын һәм аның ПИН-кодын хәбәр итәргә кирәкми.
Телефоннан шалтырату буенча кешене шәхси кабул итүгә яздырырга, ә аннары язылуны СМС буенча килгән код белән расларга тәкъдим итсәләр, болар, һичшиксез, җинаятьчеләр. Социаль фонд сайтында гражданнар өчен «Кабул итүгә алдан язылу» электрон сервисы бар, анда һәркем клиент хезмәтенә килү өчен уңайлы көн һәм вакытны сайлый ала.

«Социаль фонд хезмәткәрләре телефон аша шәхси мәгълүмат сорамый, сылтамалар һәм СМС-хәбәрләр җибәрми. Социаль фондның барлык хезмәтләреннән фондның төбәк бүлеге клиент хезмәтләрендә, күпфункцияле үзәкләрдә яки Дәүләт хезмәтләре порталында файдаланырга мөмкин», – диде Татарстан Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Еш кына алдакчылар искергән карта яки пенсия акчасы керә торган банк счеты номеры турында хәбәр итә һәм акчаларны үзләре үк әйткән банк счётына күчерүне сорый. Шуны истән чыгармаска кирәк: пенсияне китерү ысулын, Социаль фондка шәхси гариза биреп, бары тик пенсионер үзе генә сайлый.
 

Бердәм контакт-үзәкнең 8-800-1-00000-1 (бушлай, дүш. – пәнҗ.: 08.00 – 17.00, җомга: 08.00 – 15.45) номерына шалтыратып, консультация алырга була.

Фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев