Рөстәм Миңнеханов 31 декабрьне Татарстанда ял көне, дип игълан итте
Моның өчен татарстанлылар, 28 декабрьдә, шимбә көнне эшләячәк.
Рөстәм Миңнеханов 31 декабрьне Татарстанда ял көне дип игълан итте, ә аның эш графигы 28 декабрьгә, шимбә көненә күчерелә. Республика башлыгы шул хактагы тиешле боерыкка кул куйды инде. Бу хакта ул "Инстаграм" һәм "Вконтакте" социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә хәбәр итте.
"Барлык тавыш бирүчеләргә рәхмәт. Сораштыруда катнашучыларга беренче булып хәбәр итәм - бүген боерыкка кул куйдым. 28 декабрьдә эшкә чыгабыз, 31е ял итәбез. Республика территориясендә барлык оешмаларны да моңа кушылырга чакырам. Киләсе ел белән!"- дип язды Татарстан Президенты социаль челтәрләрдә. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, халыкның 89%ы 31 нче декабрьне ял көне дип игълан итте, ә 28 се - эш көне булсын, дип тавыш бирде. Ә 11% кеше декабрьнең соңгы көнендә дә эшкә чыгарга әзерлеген белгертте. ( P.S. Рөстәм Миңнеханов «Инстаграм»дагы аккаунтында татарстанлылардан 31 декабрьне ял көне итәргә кирәкме, дигән сораштыру игьлан иткән иде).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев