Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиядә COVID-19дан борын өчен спрей патентлаган

Федераль медик-биология агентлыгы (ФМБА) коронавирусны профилактикалау һәм дәвалау өчен МИР-19 препаратына патент алды.

Дару борын өчен спрей рәвешендә яки ингаляция ярдәмендә кулланыла ала.

"МИР-19-микроРНК куллануга нигезләнгән уникаль препарат. Ул кеше өчен куркынычсыз, кеше генына һәм иммунитетына тәэсир итми, тик шул ук вакытта югары нәтиҗәле, коронавирус инфекциясенең, шул исәптән пневмонитларны, коронавирус инфекциясе фонында кискен респиратор дистресс-синдромнарны булдырмый», — дип белдерде Россия ФМБА җитәкчесе Вероника Скворцова.

Бүгенге көндә препаратны клиник тикшерүнең аның куркынычсызлыгын раслый торган беренче фазасы төгәлләнде. Хәзер SARS-CoV-2 инфекцияле кешеләрдә препаратны тикшерүнең икенче фазасы башлана, дип билгеләп үттеләр ФМБАДА.

Исегезгә төшерәбез, Россиядә коронавирустан өч вакцина теркәлгән: «Спутник V», «Эпиваккорона» һәм «КовиВак».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев