Россиянең халык артисты вафат
Яшәеш

Россиянең халык артисты вафат

***

Россиянең халык артисты Юрий Томилин 71 яшендә вафат булды. Бу хакта "ВКонтакте" социаль челтәрендә Тамбов академия драма театры паблигында хәбәр ителә.

"Бүген 72нче яшендә Россиянең халык артисты Юрий Владимирович Томилин – Тамбов драма театрының иң талантлы актерларының берсе, чын сәхнә остасы вафат булды. Соңгы берничә елда ул батырларча авыр чир белән көрәште, әмма авыру көчлерәк булып чыкты", – диелгән хәбәрдә.

Фото: "Тамбов академия драма театры" телеграм-каналыннан


Нет комментариев