Россиядә дизель ягулыгының бәясе, күз ачып йомганчы үсә
Россиядә дизель ягулыгының уртача ваклап сату бәясе 4 сентябрьдән 11 сентябрьгә кадәр, бер атна эчендә, 1,7 процентка - 1,06 сумга - литры 62,64 сумга кадәр күтәрелгән, дип раслый Росстат мәгълүматлары.
Бер атна элек дизель ягулыгының уртача ваклап сату бәясе 1,2 процентка, ягъни 74 тиенгә, литрына 61,58 сумга кадәр арткан.
Бензинның аерым маркаларына килгәндә, Аи-92 - 0,7 процентка, ягъни 35 тиенгә - 51,02 сумга кадәр, АИ-95 - 0,7 процентка, ягъни 39 тиенгә - 55,77 сумга кадәр, АИ-98 шулай ук 0,7 процентка, ягъни 47 тиенгә - литры 67,37 сумга кадәр кыйммәтләнгән. Шул ук вакытта, илдә гомуми инфляция хисап чорында 0,13% тәшкил иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев