Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачурина гаиләсендә шәп яңалык

Алия Төхвәтуллина (Карачурина) ире Ришат Төхвәтуллин белән берлектә төшкән романтик видеосы белән шәхси аккаунтында уртаклашкач, виртуаль дуслары Алиянең үзенчәлекле гәүдәсенә игътибар иткәннәр, дип хәбәр итә ТНВ сайты.

Алиянең «подписчик»лары җырчының әзрәк түгәрәкләнгән корсагына ишарәләп:

«Ура!», «Бу минем күземә генә күренәме, әллә чынлап та бәби көтәсезме?!», «Могҗиза көткәндә», «Мин сезнең өчен бик шат!», «У-у-ух, Төхвәтуллинар гаиләсендә «пополнение» көтелә бугай!», – дип комментарийлар язганнар.

Шулай ук, вакыйгаларны ашыктырмаска, әзрәк тактик булырга өндәүчеләр дә бар. Чөнки Алия белән Ришат әле үзләре рәсми рәвештә гаиләлрендәге үзгәрешләр турында хәбәр итмәде. 

Исегезгә төшерәбез, яшьләр бу җәйдә шаулап-гөрләп туй үткәргәннәр иде.

Бу хакта тулырак: intertat.tatar сайтында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев