Яшәеш

Ришат Фазлыйәхмәтов: «Тәтишканы саклыйм! Әзерләнәбез...»

Ришат Фазлыйәхмәтов тормыш иптәше Эльмира (Тәтишка) белән әти-әни булырга җыена?

– Мин хәзер спортзалда күп шөгыльләнмим. Хатын-кызга авыр күтәрергә ярамый. Йөклелек чорына әзерләнергә кирәк. Булды, вакыты җитте! Шулаймы?! Әти буласың киләме? Икенче тапкыр әти буласың киләме? – ди Эльмира.
Ришат бер дә каршы килми:  "Аллаһ бирса" – ди. 

– Хатын-кызлар гер күтәрә менә... Күз алдына да китерә алмыйм! Сезгә чабарга, җиңелрәк нәрсә генә күтәрергә кирәк югыйсә. Булды, сакланырга! Әзерләнергә кирәк! Иң мөһиме: сау-сәламәт бул, – ди Ришат Фазлыйәхмәтов.
"Шатлыклы хәбәрләр көтәргәме? " – дип сорап Тәтишка белән хәбәргә чыктык. Эльмира серле итеп кенә: "Бу көннәрдә хәбәр итәчәкбез" – диде.

Шәһри Казан


Нет комментариев