Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Ринат Рахматуллинның тормыш иптәше Динара: «Баштарак, кеше сүзеннән курку, ни әйтерләр, дип уйлаулар булды...»

Ринат Рахматуллин колониягә эләгеп, элемтә белән кыенлыклар булган вакытларда «Интертат» җырчының хәлләрен Динара аша белешеп торды. Инде Ринат Рахматуллинның шактый соңарып килгән мәхәббәте белән сезне дә таныштырырга булдык. Динара сорауларга ачылып җавап бирде.

- Үзең турында сөйләп кит әле, син кайсы як кызы? Ринат абый белән эшли башлаганчы нәрсә белән шөгыльләндең?

- Мин – Саба кызы, Сабаның үзендә туып-үстем. Ринатның төркемендә администратор вазифасын башкарганга кадәр йөзү буенча тренер булып эшләдем. Адаптив физкультура юнәлешендә алган белемем бар, шуңа, тренер булу белән беррәттән, параллель рәвештә ДЦП авырулы балалар белән дә шөгыльләндем.

- Ринат абый бер әңгәмәсендә синең спортсменка булуың турында билгеләп үткән иде. Спортның кайсы төре белән шөгыльләнәсең?

- Мин кечкенәдән спортның йөзү һәм уктан ату кебек төрләре белән шөгыльләндем. Уктан ату буенча Татарстан чемпионы. Россиякүләм ярышларда да бик күп катнаштым. Бүләкләрем, грамоталарым бихисап. Яшүсмер вакытымда хәрби-патриотик клубка йөрдем. Калашников автоматыннан ату буенча Кырымда узган Россия беренчелегендә катнаштык. Татарстан командасына составында Россия чемпионы исемен яуладык.
Кыскача әйткәндә, менә шундый арбалеттан, уктан, автоматтан ату кебек, хатын-кызлар өчен ятрак спорт төрләрен үз итәм инде мин. Соңгы вакытта ныгытып шөгыльләнергә вакыт кына җитеп бетми.

- Ай-яй, сиңа ярамас сүз әйтергә дә куркыныч икән, дип шаяртыйм әле.

- Әйе, Ринат та шулай ди инде (көлә).

- Сез Ринат абый белән кайда таныштыгыз?

- Ринат белән бер мәҗлестә таныштык. Ул анда җырларга килгән иде. Башта күзләребез очрашты. Аннан мин аның белән фотога төшәргә килдем. Шулай танышып, аралашып киттек.

- Динара, яшь аермагыз шактый икәнлеге беркемгә дә сер түгел инде. Ничә яшь cезнең аерма? Сине кеше сүзләре куркытмадымы?

- Гөлназ, безнең яшь аермабыз 25 елдан күбрәк инде (көлә). Баштарак, кеше сүзеннән курку, ни әйтерләр, дип уйлаулар булды инде ул. Әмма соңрак мин ныклы карар кабул иттем. Минем тормышны берсе дә яшәми бит, үз тормышым өчен мин үзем җаваплы. Әкренләп кеше сүзләренә игътибар итмәскә өйрәндем. Һәр кешенең үз тормышы, беркемнең дә бер кешене дә тәнкыйтьләргә, аңа гаеп ташларга хакы юк. Шул ук мине сөйләгән кешеләрнең балалары, оныклары белән нәрсә буласын беркем дә белми.
Гомумән, бәхетле кешеләрнең башкаларны тикшереп, гаепләп утырырга вакытлары юк. Минем, мәсәлән, кемдер турында уйлап утырырга вакытым да, теләгем дә юк. Мин үз тормышымнан кәнәгать. Үз тормышларында барысы да әйбәт булган кеше башкаларның тормышын чәйнәп утырмый. Бу тормышта дөрес яшәүнең формуласы язылмаган, аны һәркем үзе таба.

- Яшь аермасы зур булу аңлашылмаучанлыклар тудырмыймы? Көнләшүләр юкмы арагызда?

- Беләсеңме, берара көнләшү булып алды. Ул бит колониядә булган вакытта минем белән генә сөйләшә, минем белән генә күрешә иде. Ул вакыт эчендә мин шуңа ияләштем. Ә инде иреккә чыккач, гел кеше арасында, гел игътибар үзәгендә булуын күреп, бераз аңлашылмаучанлыклар булып алды. Соңыннан тынычландым инде. Ул бит – сәхнә кешесе. Аннан Ринатның үземә генә карап торуын да күрәм (көлә). Аллаһка шөкер, бер-беребезне аңлап, санлап яшибез. Миңа – аның белән, аңа минем белән рәхәт. Юк-бар нәрсә уйлап вакытыбызны әрәм итмибез.

- Олырак ир-ат белән гаилә корган кызларны «байлыкка кызыккан» дип әйтүчеләр күп була. Сиңа да андый сүзләр ишетергә туры килмәдеме?

- Мин Ринатның байлыгына да, популяр җырчы булуына да кызыгып очраша башлаган кеше түгел. Мин аның тормышына мораль һәм финанс ягыннан иң авыр вакытында килеп кердем. Ринатның һәм минем әйләнә-тирәмдәге иң якын кешеләребез моны яхшы белә. Ә белмәгәннәр сөйләп утыралар, әйе. Сөйләсеннәр соң.

- Әти-әниең, якыннарың Ринат абыйны ничек кабул иттеләр?

- Башта каршы булдылар, әлбәттә. Яшь аермабыз зур булгач, әти-әниләр дә шул кеше сүзеннән куркып калдылар. Ә инде таныштырырга алып кайткач, күрештергәч, Ринат турында фикерләре үзгәрде. Ринат – хәзер аларның яраткан кияүләре (көлә).

- Ринат абыйның беренче никахыннан балалары белән аралашсыңмы?

- Әйе, аралашабыз. Кайвакыт эш буенча да шалтыратышырга туры килә.

- Ринат абыйның ялгыш юлларда йөргән вакытлары да аз булмады. Син ул чакларда да гел аның янәшәсендә булдыңмы?

- Мин Ринатның бөтен тормышын беләм. Начарын да, яхшысын да күрергә туры килде. Иң авыр вакытлары былтыр булды бит инде, беләсез – колониядә утырырга туры килде. Мин аны анда да үзем озаттым, үзем каршы алдым. Атна саен, тәмле әйберләр пешереп, очрашуларга барып йөрдем. Ул анда булганда да элемтәбез бер генә көнгә дә өзелмәде.
Инде мондый хәлләр башка кабатланмасын, барлык начарлыклар артта калсын, алда бары тик якты көннәр генә көтсен, дип телим.

- Ул сине эчүен ташлау өчен дә иң зур стимул дип атады. Син әле дә Ринат абыйның бу начар гадәте белән көрәшәсеңме?

- Ринатның хәзер, Аллага шөкер, начар гадәтләре бетте. Ул хәзер иҗат дөньясында кайнап яши. Аның хәтта андый әйберләрне уйларга вакыты да юк. Вакыты булса да, ул аңа кирәкми дип уйлыйм. Чөнки Ринат тормышның мәгънәсе анда булмауны аңлады. Стимул дигәндә, әйе, янәшәсендә аңлаучы кеше булу да тәэсир иткәндер. Нинди генә хәлдә булуына карамастан, мин аңа бөтен яклап терәк булырга тырыштым.
Иртән тору белән минуты-секундына хәтле язып куелган көнебез башлана. Барысына да җитешергә тырышабыз, җырлар яздырабыз, чыгышлар ясыйбыз, концертларыбыз башланып китте. Концертларга әзерлек бик көчле барды. Хәзер инде начар гадәтләре барысы да арттка калгандыр, дип уйлыйм.

- Холкы буенча ул нинди кеше? Ә син? Сиңа аның кайсы якларына түзәргә туры килә, ә аңа – синең кайсы сыйфатларыңа?

- Ринат – бик чиста күңелле, игелекле кеше. Ул хәленнән килгәнчә кешеләргә булышырга тырыша. Характеры авыр дип әйтә алмыйм. Кызу канлылыгы бар, әлбәттә. Әмма хатын-кыз барыбер ир-атның көенәрәк тора бит инде ул. Шул очракта барысы да әйбәт була.

Үземә килгәндә, мин үзем дә кызурак кеше. Үпкәләүчәнлегем дә бар, әмма тиз кайтып төшәм.

- Сез бүгенге көндә кайда яшисез?

- Без Казанда яшибез.

- Ринат абыйның Буадагы йорты буш торамы?

- Буа районы Түбән Наратбаш авылындагы йортына да кайтып йөрибез, аны карап торабыз. Әле быел җәй көне иске сарайларны сүттек, мунчасын төзекләндердек. Аллаһы боерса, киләсе җәйгә ул сарайлар урынында ял итә торган урын ясарбыз дип планлаштырдык.

- Киләчәктә бәбиләр турында уйланасызмы?

- Нәрсә дип җавап бирим икән бу сорауга... Ничек була – шулай була инде.

(Кыскартып алынды)

Интертат

Фото социаль челтәрләрдән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев