РФ Фән һәм югары белем министрлыгы 2024/25 уку елында ведомство карамагындагы белем бирү учреждениеләренә керү өчен кирәкле БДИ балларының минималь санын раслады
Яшәеш

РФ Фән һәм югары белем министрлыгы 2024/25 уку елында ведомство карамагындагы белем бирү учреждениеләренә керү өчен кирәкле БДИ балларының минималь санын раслады

Аңа ярашлы рәвештә, җәмгыять белеме буенча минималь баллар саны - 45, информатика һәм мәгълүмати - коммуникацион технологияләр буенча - 44, рус теле, әдәбияты һәм географиясе буенча - 40.

Математика, Химия, Физика һәм биология буенча минималь чик - 39 баллга, тарих буенча - 35 баллга, чит тел буенча 30 баллга билгеләнгән.

2023/2024 уку елында да шундый ук таләпләр гамәлдә булган.


Нет комментариев