Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Республикада «Кадрлар» милли проектын, бигрәк тә аның «Хезмәт базары белән идарә итү» федераль проектын гамәлгә ашыру турында сөйләшүне дәвам итәбез

Проект кысаларында 2025 елда Татарстанда мәшгульлек хезмәте органнарын комплекслы модернизацияләү бара.

Республика өчен бу яңа юнәлеш түгел – Татарстан 2019 елдан ук модернизацияләү эшен башлап җибәргән. Бүген Яр Чаллыда, Әлмәттә, Кукмара районында һәм Казанның Мәскәү районында мәшгульлек үзәкләре яңартылган һәм бердәм корпоратив стильгә китерелгән.

2019 елдан башлап норматив-хокукый база үзгәрде. «Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында»гы 565-нче санлы федераль закон тулы көченә керде. Закон мәшгульлек хезмәтен гаризалар нигезендә күрсәтүдән, конкрет тормыш ситуацияләренә карап ярдәм күрсәтүгә күчүне күздә тота. Әгәр элек кеше һәр хезмәт өчен аерым гариза язса, хәзер ситуация буенча кирәкле ярдәм пакеты бирелә.

Мәсәлән, кеше «Эш эзлим» дип белдерсә, яки эш бирүче «Хезмәткәр кирәк» дип әйтсә, мәшгульлек хезмәте белгече аларга тиешле хезмәтләр пакетын тәкъдим итә. Эш эзләүчеләр өчен – бу карьера консультациясе, эш бирүчеләр өчен – кадрлар консультациясе.

Әгәр гражданин сәламәтлеге сәбәпле эшен алыштырырга тиеш булса, карьера консультанты аңа һөнәри әзерлек үтү, яки вакытлыча эш урынында сынау мөмкинлеген тәкъдим итә ала.

Эш бирүчеләр белән дә шундый ук принципта эш алып барыла. Әгәр компания сезонлы эшкә хезмәткәр эзли икән, мәшгульлек үзәге моның өчен тиешле стратегия төзи.

«Кадрлар» милли проекты кысаларында һәр кешегә индивидуаль якынлашу принципы гамәлгә ашырыла. Бүген мәшгульлек хезмәте гражданнар өчен 33, эш бирүчеләр өчен 27 сервис тәкъдим итә.

Модернизация проактив эш алып баруны күздә тота, бигрәк тә махсус хәрби операциядә катнашканнар белән эштә. Белгечләр аларның килүен көтми, ә кайткач, элемтәгә чыгып, ярдәм тәкъдим итә. Шулай ук уку йортларын тәмамлаучылар белән дә актив эш алып барыла.

Мәшгульлек үзәкләрендә клиентлар өчен уңайлылык тудыруга зур игътибар бирелә. Балалар өчен махсус почмаклар, бердәм корпоратив киемнәр, брендлы продукцияләр булдырыла.

Цифрлы сервисларга күчү дә актив бара. 2026 ел башына республиканың барлык мәшгульлек үзәкләре бер бренд астында стандартлаштырылачак.

Нәтиҗәдә, эш эзләү вакыты кыскартылачак. Әгәр элек кайбер категорияләр өчен эш табу уртача 3 айдан артык вакыт алса, хәзер бу күрсәткечне ике айга кадәр киметергә ниятлиләр.

Республикада бердәм мәшгульлек үзәге эшли, урыннарда аның территориаль бүлекчәләре хезмәт күрсәтә. Төзелеш министрлыгы белән берлектә мәшгульлек үзәкләрен ремонтлау һәм җиһазлау эшләре дә башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев