Ренат Мистахов яшел үзәнлеләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлады
Хөрмәтле яшел үзәнлеләр һәм шәһәр кунаклары! Кадерле ветераннар! «Ак Барс» Суднолар төзү Корпорациясе» АҖ коллективы исеменнән Ватанны саклаучылар көне белән ихлас котлауларны кабул итегез!
Патриотлык, рух көче һәм фидакарьлек һәрвакыт Россия гаскәренең символлары булды, ә хәрби батырлык ир-атның төп сыйфатларының берсе булып кала бирә. 23 февральдә без илебезне легендар тарихы дәвамында саклаган һәм бүген Ватанга тугры хезмәт итеп Россиянең оборона сәләтен, иминлеген, куәтен һәм бердәмлеген тәэмин итүчеләрне хөрмәтлибез. Батырлык һәм бурычка тугрылык, намус һәм абруй бәйрәме гражданнарыбызның күп буыннарын берләштерә. Үз илеңне кулыңа корал тотып кына яклап булмый. Нәкъ менә шуңа күрә дә Ватанны саклаучылар көне, заманнар һәм сәяси системалар алмашынуга карамастан, үз Ватаны белән горурланган һәм аның мәнфәгатьләрен якларга әзер булган һәр кеше өчен мөһим һәм кадерле. Без ышанабыз, бу элемтә данлы үткәннәр турындагы хәтер белән генә түгел, ә Россия киләчәге хакына уртак хезмәтебез белән дә ныгыячак.
Бу тантаналы көндә без Бөек Ватан сугышы ветераннарына, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына, локаль конфликтларда һәм «кайнар нокталарда» хәрби бурычларын үтәүчеләргә, һәм, әлбәттә инде, бүген хәрби постта торучы, туган йортыннан еракта Ватан чикләрен һәм иминлеген саклаучыларга аерым котлаулар юллыйбыз. Батырлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә!
Кадерле якташлар! Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән нык сәламәтлек һәм билгеләнгән барлык планнарны үтәү өчен чиксез иҗади энергия телибез! Һәр йортта иминлек, ә безнең туган җиребездә тынычлык булсын! Бәхет, барлык эшләрдә һәм башлангычларда уңышлар телим!
РЕНАТ МИСТАХОВ, «Ак Барс» Суднолар төзү корпорациясе» АҖ генераль директоры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев