Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ренат Мистахов: Бөек Җиңү уңаеннан иң җылы һәм ихлас котлауларыбызны кабул итегез!

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр һәм шәһәребез кунаклары! Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре! Кадерле кунаклар!

«Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ коллективы исеменнән, илебез тарихында истәлекле көн – Бөек Җиңү уңаеннан иң җылы һәм ихлас котлауларыбызны кабул итегез!
9 май – Россиядә иң мөһим бәйрәм, бөек илебез һәм аның халкы өчен милләт горурлыгы көне. Бу көн төрле буын кешеләрен, Ватаныбызның батырларча тарихына, фашизмны җиңеп Туган илебезнең иреген һәм бәйсезлеген саклап калган хәрби һәм хезмәт каһарманнарына карата тирән ихтирам хисләре һәм карашлары буенча берләштерә.
Бүгенге көндә дөньядагы вакыйгалар барышы, һәрбер гаилә язмышында фаҗига кайтавазы булып яңгыраган Бөек Ватан сугышы турындагы барлык фактларны һәм хатирәләрне саклауның мөһимлеген һәм кирәклеген бик ачык исбатлый. Бу – безгә, хәзерге буынга, ә иң әһәмиятлесе – киләчәк буыннарга, алар тарихның әлеге битләрен белсен һәм глобаль катастрофаларга юл куймасын өчен кирәк.
Кадерле ветераннар, сезгә хәрби һәм хезмәт батырлыгыгыз, зирәклегегез һәм битараф булмавыгыз өчен рәхмәт. Кыюлыгыгыз, нык булуыгыз һәм Ватанга тугрылыгыгыз өчен сезнең алда баш иябез! Гамәлләрегез, тормыш үрнәгегез белән сез безгә туган җиргә мәхәббәт, авырлыкларга карамый максатка барып, Җиңүгә ирешү осталыгын бирдегез! Бүген без, сезнең дәвамчыларыгыз, Бөек Ватан сугышы батырларын олылыйбыз, бергәләшеп илебезнең киләчәген төзибез, аның намусын һәм мәнфәгатьләрен саклыйбыз.
Бу истәлекле көндә сезгә нык сәламәтлек, бәхет, муллык һәм аяз күк йөзе телибез! Шушы май көннәре сезнең йөрәкләрне туганнарыгыз һәм якыннарыгыз белән аралашу җылысы биләсен, өйләрегезне тынычлык һәм мәрхәмәт белән тутырсын! Бөек Җиңү һәм аның турында хатирәләр гел безнең белән булып – йөрәкләребездә, игелекле башлангычларыбызда, олы буын хакында көндәлек кайгыртуыбызда һәм Ватаныбызның чәчәк атуына багышланган иҗади хезмәтебездә чагылсын!

Ренат Мистахов,
«Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев