Районыбыздагы Каюм Насыйри һәйкәле мәдәни мирас объектлары реестрына кертелә
Татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның бронза бюсты Кече Шырдан авылында музей территориясендә урнашкан. Бюст 1967 елда урнаштырылган.
Фото: редакция архивыннан
Каюм Насыйри – күренекле татар мәгърифәтчесе, тел белгече, язучы һәм этнограф, ул хәзерге татар әдәби теленә нигез салган кеше. Ул – 40тан артык фәнни һәм әдәби хезмәтләр авторы, төрле фәннәр буенча дәреслекләр төзүче.
Искәртеп узабыз, быел язучының тууына 200 ел тулды. Париж Коммунасы урамындагы мәгърифәтче йортында реставрация эшләре башланды. Проект буенча уникаль агач бизәкле бинаның тарихи йөзен торгызу, эчке инфраструктураны яңарту һәм аның янәшәсендәге территорияне төзекләндерү планлаштырыла.
ЯҮМР матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев