Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Полиция хезмәткәре берәүне коллыкта тоткан

Массакүләм мәгълүмат чаралары июльдә үк бу гауга чыгарган хәл турында хәбәр иткән иде.

Полицейскийларның берсе эштән чыгарылган, һәм күптән түгел кулга да алынган. 
Ул кол хезмәтен куллануда шикләнә. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы үткәргән матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 
"Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча полиция хезмәткәрләренең урлауга һәм авыл кешесен хезмәткә мәҗбүр итүгә катнашы булуы турындагы массакүләм мәгълүмат чараларында басылган мәгълүмат буенча тикшерү үткәрелгән. Аның нәтиҗәләре буенча, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оперуполномоченные эчке эшләр органнары хезмәткәре намусына тап төшерә торган гамәл кылганы өчен эшеннән алынды", - дип сөйләделәр ведомствода. 
Татарстанның Нурлат районында ике полиция хезмәткәре шунда яшәүче авыл кешесен өч атна буе үз әтиләренең фермасында бушлай эшләргә мәҗбүр итә. Зыян күрүче 47 яшьлек Идрис Садыйков сүзләренчә, аны 8 майдан 28 майга кадәр коллыкта тотканнар. Ирне күршесендә кунакта булган җиреннән алып чыгып китәләр: өйгә абыйлы-энеле ике полицейский бәреп керә һәм Садыйковны талауда гаеплиләр. Шуннан соң алар аны әтиләренең фермасына җибәрәләр, анда ир төрле эшләр башкарырга мәҗбүр була. 
Садыйковның апасы югалган энесен эзли башлый. Менә шул чакта беленә дә инде хикмәтнең нидә икәнлеге. Кеше урлаучылар бу турыда белгәч, Садыйковны «эзләү турындагы гариза»ны алырга җибәрәләр. "Шабаш" та булган һәм аның өчен борчылырга нигез юк, дип аңлатырга да боера әле полиция хезмәткәрләре. Әмма, Садыйков раславынча, гариза алынгач, бу «алпавытлар» аңа фермага янәдән кайтырга әмер бирәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев