Песков “Путинның ашыгыч мөрәҗәгатен” кайбер радиостанцияләр эфирын “вату” белән аңлаткан
Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков белдергәнчә, дәүләт башлыгы Владимир Путин эфир аша бернинди дә ашыгыч мөрәҗәгать белән чыкмаган.
Бу – кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары эфирын “вату” нәтиҗәсе, дип хәбәр итә ТАСС.
“Президент мөрәҗәгать итмәде. Чыннан да, кайбер төбәкләрдә массакүләм мәгълүмат чаралары эфирын “ватканнар”, – дигән Песков. Аның әйтүенчә, Кремльгә кайбер радиостанцияләр эфирын “вату” турында мәгълүм. Радиостанцияләр хәзер гадәттәгечә эшли.
Песков сүзләренә караганда, тиешле хезмәтләр килеп туган хәлне ачыклый.
4 июньдә Кырым башлыгы киңәшчесе Олег Крючков ярымутрауда кайбер кабельле каналларның эфирын “вату” турында хәбәр иткән.
Чыганак:Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев