Пенсия түләү графигы үзгәрә
Яшәеш

Пенсия түләү графигы үзгәрә

ТР Пенсия фонды хәбәр итүенчә, бәйрәм көннәренә ярашлы рәвештә пенсия түләү графигы үзгәрә.

Татарстан почтасы  пенсияләрне вакытыннан алда түбәндәге көннәрдә китереп бирә:
– график буенча 4-5 числоларда алучыларга 2019 елның 2-3  маенда (почта элемтәсе бүлегенең эш режимында);
–график буенча 9 числода алучыларга 2019 елның 7-8 маенда (почта бүлеге эше режимында).
Башка көннәрдә – почта  элемтәсе бүлегенең эш  графигы буенча. 
«Китерү хезмәте» АҖ пенсияләрне 
4 майдан билгеләнгән график буенча алып киләчәк.
Кредит учреждениеләре (банклар) аша пенсияләр һәм башка социаль түләүләр алучыларга түләүләр билгеләнгән график буенча алып барылачак. 
 


Нет комментариев