Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Памперс та урлыйлар, сыра да

Озын куллы һәм начар уйлы кешеләр өчен үз-үзеңә хезмәт күрсәтә торган челтәр кибетләре бик уңайга туры килә.

Эчке эшләр бүлеге мәгълүматларына карасаң, шаккатасың да, тел шартлатасың. Узган атнада гына да, мәсәлән, шик астына алынган элек хөкемдә булган 21 яшьлек Бөгелмәдә яшәүче кыз Яшел Үзәннең Паратская урамындагы кибетнең сәүдә залыннан ике дә уйламыйча 1651,73 сумлык товар урлап алып чыккан. Урланганнар арасында ни генә юк, хәтта 1 кап памперс та бар. Шулай ук 2 шешә сыра, 1 шешә җимеш суы, 1 банка каһвә. Ахырзаман диярсең. 
Гоголь урамындагы кибеттән 41 яшьлек казанлы 3 кап каһвә урлап чыккан. Соңгы вакытта Яшел Үзән кибетләрен читтән килүчеләр үз итә башлаган. 
Кибеттән урлаулар белән беррәттән, төрле сайтлар аша кешеләрне кәкре каенга терәтү очраклары бик күп. Интернеттан берәр әйбер сату яисә алу хәзер шулай ук проблемага әйләнеп бара. Менә шулай, 16 августта 54 яшьлек ханым барыбызга да яхшы таныш булган сайт аша токымлы эт баласы сатып алам дип, 10 мең сумыннан колак каккан. Сатучысы мошенник булып чыккан. Ә 24 яшьлек егеткә 12200 сумга мотоцикл двигателе тәкъдим иткәннәр. Чынбарлыкта, монда да сатучысы ялганчылар сафыннан булып чыккан. Декрет ялында утырган Әйшәдә яшәүче 37 яшьлек хатын-кыз сайтка куелган табаларны бик ошатып, сатып алырга булган. Хәзер табалар да юк, 2 мең сум акча да. 
Заманы шундый: эшләмичә генә ашарга яратучылар артык күбәеп китте. Димәк, җиде тапкыр үлчәп бер тапкыр кисәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев