Өстәмә түләүләр бетерелә: 1 сентябрьдән балаларга һәм эшсезлеккә пособиеләрнең бер өлешен гамәлдән чыгарачаклар.
1 сентябрьдән Россиядә, Владимир Путинның гражданнарга карантин кызган чагында телемөрәҗәгатеннән соң кертелгән кайбер пособиеләрне гамәлдән чыгарачаклар.
Әлеге түләүләр, авыр коронавирус эпидемиясе вакытында халыкка ярдәм итеп, үз ролен үтәде.
Шулай итеп, россиялеләрнең банк карточкаларына һәр балага эшсез ата-аналарның яки опекуннарның берсенең пособиесенә өч мең сумга өстәмә түләү керүдән туктаячак.
Көз башлангач эшсезлек буенча минималь пособие дә кимиячәк, ул майдан августка кадәр 4,5 мең сум тәшкил иткән. 1 сентябрьдән хезмәт биржасында теркәлгән эшсезләр яңадан элеккеге суммасын алачак - 1,5 мең сум.
Башка "коронавируслы" өстәмә түләүләр соңгы ай, 1 октябрьгә кадәр гамәлдә булачак. Бу датадан соң, пандемия аркасында ябылган шәхси эшмәкәрләр инде өч ай дәвамында 12 130 сум күләмендә пособие ала алмаячаклар.
Шулай ук, 1 марттан соң эшсез калучыларга компенсация алу өчен мөрәҗәгать итү мөмкинлеге октябрьгә дәвам итә. Эшләрен югалтканнар өчен теләсә нинди стаж һәм хезмәт хакы булган очракта да максималь күләмдә (12 130 сум) пособиегә гариза бирү мөмкинлегенең смоңгы ае.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев