Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Олы Карагуҗа авылында җырлы-моңлы кичә узган

Яшел Үзән районы, Олы Карагуҗа авылының Мәктәп урамында урнашкан ике катлы йортларга, дәүләт тарафыннан булдырылган «Безнең ишегалды» программасы буенча йортлар, ишек алды, юллар, тротуарлар төзекләндерелде. Яңа балалар мәйданчыгы барлыкка килде.

Авыл булгач, актив кешеләрсез яшәүне күз алдына да китереп булмый. Бездә дә андый кешеләр байтак. Шул кешеләрне билгеләп үтеп, барлык авылдашларны бер селкетеп алу нияте белән, җырлы-моңлы кичә үткәрергә ниятләдек. Әлеге чараны уздыруны мәдәният йорты мөдире Миләүшә Минһаҗева белән үзе шул йортларның берсендә гомер итүче китапханә мөдире Эльза Кучкарова оештырды. Авыл активы, ветераннар советы җитәкчесе булып торган Әлфинур апа, әлеге йортларның ничек төзелүе һәм кемнәргә бирелүе, заманында авылның, совхозларның гөрләп торуы турында тарихи мизгелләр белән уртаклашты. Йолдызлык конкурсының Республика күләм җиңүчесе, Карагуҗа авылы оныкчыгы Ильдан Гафиятуллин халыкка дәртле җырларын бүләк итте. Ядкәр кызлары бәйрәмгә җан кертте. Энә дә бүләк, дөя дә бүләк-диләр бит.

– Авыл тормышына битараф булмаучы кешеләргә рәхмәт хатлары һәм җирлегебез исеменнән кечкенә генә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Халыкның күңелен күреп, эшләгән эшләребезгә, куйган хезмәтебезгә югары бәя биреп, безне зурлаучы районыбыз җитәкчесе Михаил Павлович Афанасьевка, әлеге чараны уздыруга этәргеч булуы өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Авылда яңарышлар, үзгәрешләр, күңелле чаралар, күркәм-күмәк эшләр даими рәвештә булып торсын иде, – дип яза Олы Карагуҗа авылы җирлеге башлыгы Гөлчәчәк Илһам кызы Исмәгыйлева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев