Олы ачасырлылар тау шуды, ә сез?
Озын бәйрәм ялларын кем ничек үткәрә инде.
Кайберәүләр телевизор карап кына, бер төсле уздырса, күпләр аның һәр көнен истә калырлык итеп бәйрәм итә. Әлбәттә, мәдәни үзәкләрдә узучы чыршы бәйрәмнәре дә, спектакль-әкиятләр дә калмады. Кышкы матур көннәрне саф һавада, файдалы итеп тә үткәрәсе килә шул.
Олы ачасырлылар ел саен яңа ел каникулларында күмәкләшеп чана шуу бәйрәмен оештыра. Быел да традиция дәвам итте. Гаиләләре белән килүчеләр күп иде. Олысы да, кечесе дә читтә калмады. Бәйрәш чишмәсе буендагы тау ничек чыдагандыр, ну авыл гөж килеп торды. Кайнар коймак пешереп килгән Резидә Сәйфетдиновага, Дания Миңнуллинага зур рәхмәт. Чын гаилә, авыл бәйрәме булды бу. "Күптән болай күңел ачкан юк иде, оештыручыларга, авыл җирлеге башлыгы Марат Гатиятуллинга рәхмәт!" - дип таралыштылар. Чынлап та, ничек яшәвебез, ял итүебез бары үзебездән тора! Ә авыл уртасындагы гүзәл чыршыны күрергә, хәтта күрше авыл халкы да килә икән. Афәрин, сез күпләргә үрнәк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев