Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Октябрьский бистәсендәге өйдә янгын чыгып, күршеләргә дә күчкән

13 – 19 октябрьдә янгын сүндерүчеләр 12 чакыру кабул итеп алган.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Шуларның 4есе ялган булган. 4 янгын очрагы теркәлгән.

Бәчек авылының Ибраһимов урамындагы йорт мунчасында янгынның мичтән чыккан булуы бар. Нәтиҗәдә, 24 квадрат метрга зыян килгән.

Октябрьская урамындагы йорт мунчасында ут төтен торбасының төзексезлегеннән чыккан, дигән якынча нәтиҗә ясалган. Бу очракта мунчаның 18 квадрат метрына зыян салынган.

Октябрьский бистәсендәге «Ветеран» бакчачылык җәмгыятенең участогындагы бакча өендә янгынның электр җиһазыннан файдаланганда кагыйдә бозудан чыккан булуы бар. Нәтиҗәдә, өй тулысынча янган (15 квадрат метр), ә күршесенә өлешчә (60 квадрат метр) зыян килгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев