Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Октябрьский авыл җирлегенең элеккеге башлыгы вафат

Яшел Үзән районы хакимияте Октябрьский авыл җирлегенең элеккеге башлыгы Дементьев Александр Петровичның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклаша.

Бүген 66 яшендә Александр Дементьев вафат булды. Ул Октябрьский авыл җирлеге башлыгы вазыйфасын 9 ел дәвамында биләде. 2015 - 2024 елларда авыл халкы аны җаваплылыгы, һөнәри осталыгы өчен бәяләде һәм хөрмәт итте.

Башкарма комитет коллективы һәм Яшел Үзән муниципаль районы Советы аппараты исеменнән Александр Дементьевның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Урыны җәннәттә булсын!

ЯҮМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев