Норлат балалар йорты тәрбияләнүчеләре Казанда оештырылган концертта булды
Яшәеш

Норлат балалар йорты тәрбияләнүчеләре Казанда оештырылган концертта булды

Норлат балалар йорты тәрбияләнүчеләре Казанда «Игелек эшләүче кешеләр» («Люди добрых дел») хәйрия оешмасы тарафыннан Ватанны саклаучылар елы, Бердәм Россиянең «Бердәм ил – уңайлы мөхит» («Единая страна – доступная среда») хәйрия проекты кысаларында үткәрелгән һәм «Яхшылык. Тынычлык. Балалар. Җиңү» («Добро. Мир. Дети. Победа») дип аталган концертта булды.

Концерт беркемне дә битараф калдырмады: зал тамашачылар белән тулды, ә балаларның йөзендә елмаю балкыды. Кичә программасы Татарстан Республикасы халык артистлары һәм халыкара конкурслар лауреатлары чыгышларын үз эченә алды. Алар катнашучыларга уңай атмосфера һәм онытылмас хис-кичерешләр бүләк итте.

Норлат балалар йорты җитәкчесе Рәисә Миңнуллина


Нет комментариев