28 апрель – 4 май көннәрендә янгын сүндерүчеләр 18 чакыру кабул итеп алган.
Шуларның 5есе ялган булган. 4 янгын очрагы теркәлгән.
Норлат авылының Полевая урамындагы йорт сараенда янгын, якынча мәгълүматлар буенча, электр җиһазыннан файдаланганда кагыйдә бозудан чыккан. Нәтиҗәдә, хуҗалык корылмасының 56 квадрат метрына зыян килгән.
Шәһәрнең Паратская урамындагы йорт фатирында янгынның электр җиһазыннан чыккан булуы ихтимал. Бу очракта йокы бүлмәсендә матрас һәм кулланылышта булган әйберләр янган.
Васильевоның «Дружба» бакчачылык җәмгыятендәге мунчада ут, морҗасының төзексезлегеннән чыккан, дигән якынча нәтиҗә ясалган. 5 квадрат метр мәйданга зыян килгән.
Фото: МЧС России
Нет комментариев