Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Ноябрь ае нинди булыр?

Алда нәрсә көткәнен бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Әмма шулай да, кешелек дөньясы фәнни фаразларга таяна. Шуңа күрә дә синоптикларның ноябрь ае хакындагы фаразлары белән кызыксыну урынлы булыр.

Алда нәрсә көткәнен бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Әмма шулай да, кешелек дөньясы фәнни фаразларга таяна. Шуңа күрә дә синоптикларның ноябрь ае хакындагы фаразлары белән кызыксыну урынлы булыр.

Көзнең соңгы ае үзгәрүчән һава торышы белән билгеләнәчәк, ди синоптиклар. “Фобос” үзәге фаразлавынча, ноябрьдә яңгырлар акрынлап кар белән алмашачак, ә температура көннән-көн төшәчәк.

Айның беренче яртысында һава торышы тотрыксыз булачак: көндез +4тән -5 градуска кадәр үзгәрешләр көтелә. 1 ноябрьдән һәр көн диярлек явым-төшем булачак, 7сеннән соң күбрәк кар явачак.

10-16 ноябрь көннәрендә салкыннар көчәеп, төнлә -20 градуска кадәр төшәргә мөмкин. 13 ноябрьдә көндез дә -5 градустан түбән булачак.

17сеннән һава бераз җылынып, +3, +5 градуска кадәр күтәреләчәк, ләкин бу озакка бармый: 22 ноябрьдән яңадан салкыннар әйләнеп кайта. Ай ахырында -20, -22 градуска кадәр суыту көтелә.

Бу әлегә тик фаразлар гына, ә табигать безгә көтелмәгән "сюрпризлар" да әзерләргә мөмкин.

Чыганак: Балтач таңнары
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев