Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ниһаять, "коронавирус" диагнозын кую тәртибен аңлаттылар

"Коронавирус инфекциясе" диагнозы лаборатория раславыннан башка, клиник картина буенча гына куелырга мөмкин, дип белдерде Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко.

"Без авыру агымының бик тиз үсүен күрәбез һәм аның клиник характерлы картинасы да бар инде, шуңа күрә, лаборатория раславыннан башка гына диагноз куела. Бу нормаль практика", - диде Мурашко "Россия 1" каналында "Вести" программасы эфирында.

COVID-19 коронавирус инфекциясе пандемиясе дөньяның күпчелек илләрен колачлады. ВОЗ мәгълүматы буенча, аның белән 1,35 миллионнан артык кеше авырган инде, 79 меңнән артык пациент вафат булган. Татарстанда бүгенге көндә коронавирсның 50 очрагы теркәлгән, 10 кеше терелгән, хәзерге вакытта коткарып булмаган пациентлар юк. Россиядә һәм дөньяда COVID-19 белән вәзгыять турындагы соңгы мәгълүматлар стопкоронавирус.рф порталында тәкъдим ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев