Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мулла Иле талантлары Казан сәхнәсендә

Казанның Халыклар дуслыгы йортында «Казан сөлгесе» дип исемләнгән IV халыкара халык җыр-бию сәнгате фестиваль-конкурсы узды.

Бәйгедә катнашучылар арасында Казан, Свердловск, Киров, Чиләбе, Ульяновск өлкәләре, Краснодар крае, Баш корт стан Республикасыннан һәм башка ерак җирләрдән килгән бию ансамбльләре бар иде. Мулла Иле мәдәният йортының «Яшьлек» бию төркеме, шушы фестивальдә быел беренче тапкыр үзен сынап карады. Талантлы, профессиональ артистлар, иҗади уку йортлары студентлары белән беррәттән катнашу, әлбәттә, якташларыбыз өчен зур имтихан тоткан кебек булды. Тырышлыклары юкка чыкмады. 72 бию коллективы арасында «Яшьлек» бию төркеме беренче дәрәҗә дипломга ия булып кайтты. – Шундый зур урын алу көтелмәгән зур бәхет. Бу, безнең өчен гаять зур дәрәҗә, сөенеч һәм бик зур җиңү, – дип шатлыклары белән уртаклаша Мулла иле мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәзинә Сәйфетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев