Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Мин кызыбызны үтердем»: әти кеше кызына отвертка белән ташланган

«Мин безнең кызыбызны үтердем, нервыларым чыдамады. Мин башка булдыра алмыйм».

Чаллыда 42 яшьлек ир-ат 16 яшьлек кызына отвертка белән һөҗүм иткән. Ул баласын җәрәхәтләп бетергән. Хәзер ачыкланганча, ул моңа кадәр хөкем ителгән булган. 

Телеграм-каналлар белешмәсе буенча, 42 яшьлек Р. кызының мәктәптә алган билгеләрен күреп ярсый, тәртибе начар булуына ачуы чыга. Әти кеше кызның битен, муенын отвертка белән яралап бетерә, башка урыннарына да бәрә.

Аннары кыз бала аңын югалта. Шуннан соң әти кеше элеккеге хатынына шалтырата. «Мин безнең кызыбызны үтердем, нервыларым чыдамады. Мин башка булдыра алмыйм», – ди ул.

Шуннан соң ир-ат үз-үзенә кул сала, аның мәете табылган инде.

Яраланган кыз могҗиза белән генә исән кала. Аны реанимациягә салганнар. Хәзер баланың гомере өчен табиблар көрәшә, диелә хәбәрдә.

Интертат

Фото: freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев