«Мин «кавказ әсире» түгел!»: Бакальчукларның «язмыш зигзагы» ни белән тәмамланачак?
Wildberriesка нигез салучы аны коткармаска сорый.
«Барысына да сәлам! Минем бар да яхшы, мин исән-сау. Күргәнегезчә, мин «кавказ әсире» кебек түгел, берәүдән дә качмыйм һәм бернәрсәне дә яшермим», – дип белдерде видеода Wildberries генераль директоры Татьяна Бакальчук. Шулай итеп ул маркетплейсның «рейдер басып алуы» турындагы яңалыкларны шәрехләде. Видео «Сораулары калган һәркем өчен» дип имзаланган.
Бакальчук Мәскәүдә булуын, кече балаларының әбиләре белән ял иткәнен, ә өлкәннәрен шәхсән башка шәһәргә поездга озатуын сөйләде. Бизнеска килгәндә, аның тормыш иптәше Владислав Бакальчукта Wildberries акцияләренең 1%ы гына бар, ул компания белән идарә итүдә катнашмый. «Күптән түгел без команда белән үсеш темпларын саклап калу, партнерларыбыз һәм клиентлар өчен яңа һәм кызыклы тарихлар уйлап табу өчен трансформацияләр үткәрү кирәк дигән карар кабул иттек. Килешү тулысынча хупланды, – дип сөйләде Татьяна. – Мине беркемнән дә коткарырга кирәкми».
Wildberriesка нигез салучы «аңлаешсыз рейдерлык» турында уйлап чыгарылган вакыйганы «зур табышмак», дип атады. Шулай ук ул тормыш иптәшенең гаилә авырлыкларын җәмгыятькә игълан итәргә карар кылуына үкенүен белдерде. «Әгәр миңа шәхси тормышымның нечкәлекләрен үз эчемдә калдырырга рөхсәт итсәләр, шат булыр идем. Шуңа да карамастан, аерылышу процессының башлануын раслыйм», – дип йомгаклады Татьяна Бакальчук.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев