Иртәгә, 7 сентябрьдә, Яшел Үзәндә 9.00 сәгатьтә Михаил Шорин истәлегенә багышланган традицион марафон узачак. Спорт чарасы «Маяк» спорт комплексы базасында үтә.
Марафон кысасында өч яшь категориясендә дүрт дистанция ачыла: 34 яшькә кадәр, 35тән 49 яшькә чаклы, 50 яшьтән өлкәнрәкләр.
Ике чакрымлык дистанциядә теләге булган һәркем йөгерә ала. Старт 10.00 сәгатьтә бирелә. Ә аңа кадәр теркәлергә онытмагыз. 10 һәм 20 чак рымга да йөгерергә мөмкин. Ә инде 2 чакрым 195 м аралыкка 18 яшьтән өлкәнрәкләр генә кертелә. Алар өчен старт 9.15 сәгатьтә бирелә.
Марафонның бүләкләү фонды
370 000 сумнан артык. Иң озын дистанция – 42 чакрымны беренче килүче хатын-кыз һәм ир-атларга 50 мең сум бирелә. Ярышта катнашу өчен гаризалар 6 сентябрьнең 17 сәгатенә кадәр www.sport-zd.ru сайтында яки 8(8437)14-67-93 телефоны аша кабул ителә.
Шорин исемендәге марафонда район башлыгы Александр Тыгин да катнашачак. Ул нинди дистанцияне яуларга җыена? Килеп күрегез, алай гына да түгел, үзегезне дә йөгерергә чакырабыз.
Нет комментариев