Михаил Афанасьев: "Васильевоның 2нче мәктәбе иң яхшысы булырга тиеш!"
Яшәеш

Михаил Афанасьев: "Васильевоның 2нче мәктәбе иң яхшысы булырга тиеш!"

Төзекләндерү эшләре барышын һәм бинаның дизайн-проектын Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов карады.

Мәктәптә күптән көтелгән капиталь ремонт гыйнвар аенда башланды. Фасадны, керү урынын тулысынча яңарту, тирә-юньне төзекләндерү планлаштырыла.

Яңа уку елын балалар яңартылган мәктәптә каршы алачак.


Нет комментариев