Майның беренче эш атнасы ике көн дәвам итәчәк [+ФОТО]
Россия халкы 1 май бәйрәменә дүрт көн рәттән ял итәчәк, дип Федераль хезмәт һәм мәшгульлек агентлыгы хәбәр итә.
Ял көннәре 29 апрельдә, якшәмбе башланып, чәршәмбе, 2 майга кадәр дәвам итәчәк.
Шимбә, 28 апрель, ялы күчерелү сәбәпле, 30 апрель эш көне булмаячак.
Чәршәмбе, 2 май, 2018 елның 7 гыйнвар ялы (ул якшәмбегә туры килгән иде) күчерелү нәтиҗәсендә, ял көне була.
Майның беренче эш атнасы ике көн дәвам итәчәк, диелә агентлык хәбәрендә.
Җиңү көнен – 9 майны (ул чәршәмбегә туры килә) бәйрәм иткәндә исә ял көне күчерелмәячәк. Шул ук вакытта, 8 майда эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак дип яза «Рәсми Балтач» төркеме.
12 июнь — Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан өч көн (10, 11, 12 июнь) ял итәчәкбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев