Мари Илендә давыл вакытында һәлак булган Башкортстан хатын-кызының ире Ринат С. хастаханәдән чыккан
Ул озак вакыт ИВЛ аппараты астында реанимациядә була һәм гаиләсенең фаҗигале үлеменнән соң 40нчы көнне аңына килә, дип хәбәр итә «Ватаным Татарстан» басмасы ир-атның апасына сылтама белән.
Киленнең әти – әнисе ягында Коръән ашы уздырдык, зиратка бардык. Хәзер һәркемгә авыр, бигрәк тә Ринатка. Ләкин тормыш дәвам итә һәм алга барырга кирәк», - ди туганы.
Исегезгә төшерәбез, июль ахырында Мари Илендә коточкыч фаҗига булды. Яльчик күле буендагы «Марий Чодра» милли паркында, давыл нәтиҗәсендә, ял итүче туристларның палаткалары өсләренә агачлар ауган иде.
Бу хакта «112» телеграм-каналы хәбәр итә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев