Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мал-мөлкәтләре исән калды

Авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр яңа квартирларга күченде.

Сентябрьнең соңгы җомгасында Яшел Үзәннең Декаб­ристлар урамы15нче  йортында янгын  чыкты. Ашыгыч ярдәм күрсәтүче оешма 20 минут эчендә  янгын стихиясен туктатты. Янгыннан соң билгеле булды: икенче һәм өченче катта  балкон һәм шулай ук  чарлак янды.  Гомуми мәйданы – 50 кв.м.

Бәхеткә, янгында беркем дә зыян  күрмәде – йортта кешеләр яшәми иде. Соңгы яшәүчеләр  ЧП буласы көннән бер көн алдан  йорттан күченеп китә. Яшел Үзән  яшьтәшләре (йорт 1933 елда  төзелә) аварияле йорттан күченү  программасында катнаша.  Хәзер алар яңа фатирларда яши, ә бит  алар мал-мөлкәтсез калган булыр иде.
Шунысын әйтергә кирәк, янгын сәбәбе гади –  билгесез кешеләрнең ут белән саксыз эш итүе.  Бу – кеше яшәми торган  буш  йортларда ут чыгуның бердәнбер сәбәбе, чөнки мондый буш йортларда  газ һәм электрны беренче чиратта өзәләр. Ә менә чакырылмаган кунаклар –  бомжлар һәм алкоголик­лардан котылырмын димә.
Тагын шуны  җиткерәсе килә:  Яшел Үзәндә 77 буш йорт  исәптә тора. Әмма 1-2 гаилә аек фикер йөртә алмый, дары базында яшәвен дәвам итә.

Денис Анисимов.

Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев