Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Мәктәп укучысы, апасын яклап, әтисен пычак белән кадап үтергән

15 яшьлек кыз олы апасын микрокредит аркасында кыйнаган әтисенә пычак белән ташланган. Алиса әтисе үзенең кредитын ябу өчен займ рәсмиләштерергә мәҗбүр иткән 20 яшьлек апасы Марьянаны яклап чыккан.

Марьяна көллияткә барырга җыенган (кыз медицина көллитенең дүртенче курсында укый). Ләкин әтисе аңа тыныч кына чыгып китәргә мөмкинлек бирми. Ул аңа кычкыра башлый, аннан соң өстенә ташлана. 41 яшьлек Роман олы кызына сукканнан соң, кечкенәсе тынычлык саклап кала алмый. Ул аш бүлмәсеннән пычак алып чыга һәм аркасыннан килеп берничә тапкыр әтисенең муенына кадый. Әтиләре шунда ук үлми. Ул кызларына җавап бирергә тели. Бөтен фатир кан эзләре белән тула.

Сорау алган вакытта, Алиса моны белеп эшләвен, әтисенә бик нык ачулы булуын әйткән. Мәктәп укучысы сүзләренчә, әтиләре вак-төяк өчен генә дә Марьянага һәрвакыт кычкырып, аны мыскыл итеп торган.

Әтиләре үлгәннән соң, кызлар беркая да качмыйлар. Алисаны фатирда кулга алалар. Гаилә яхшы дип саналган, полициядә исәптә тормаган. Кызларның әнисе – медик, поликлиникада эшли. Җинаять вакытында ул эштә булган. Ә менә әтиләре инде берничә тапкыр хөкем ителгән булган. Беренче тапкыр – полиция хезмәткәренә һөҗүм иткән өчен, икенче тапкыр – зур күләмдә наркотиклар саклаган өчен. Аның шулай ук кредит бурычлары да булган. Аларны каплар өчен, ул кызыннан бурыч алырга сораган, ә кызы баш тарткан.

Алисага карата «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эшен кузгату мәсьәсәләсе хәл ителә. Аңа 15 елга кадәр төрмә җәзасы яный.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев