Мәдәни үсеш үзәгендә яшь буын арасында физик культура һәм патриотик тәрбиянең әһәмиятен ассызыклаган матур чара узды
Яшәеш

Мәдәни үсеш үзәгендә яшь буын арасында физик культура һәм патриотик тәрбиянең әһәмиятен ассызыклаган матур чара узды

Биредә «Ватанны саклаучылар» акциясенә йомгак ясалды, шулай ук Раифа махсус ябык типтагы уку-тәрбия учреждениесе тәрбияләнүчеләренә ГТО билгеләре тапшырылды.

Бу – аларның казанышларын тану гына түгел, ә алга таба да үсешкә омтылу өчен зур этәргеч тә. Мондый чаралар балаларда Ватанга карата горурлык хисе тәрбияли, яңа биеклекләргә ирешергә өнди. Әлеге тәҗрибә егет-кызларны спортта да, тормышта да яңа уңышларга рухландырыр дип ышанабыз.

Яшел Үзән районы ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе Марат Халитов.


Нет комментариев