Лыгырдама инде, пажалысты!
Хәер, кесәң калын булса, сөйләш, әйдә...
Руль артында телефоннан сөйләшергә яратучыларны күңелсез яңалык көтә. Депутатлар моның өчен штраф күләмен 5 мең сумга кадәр арттырырга ниятли һәм Думага шул турыда тәкъдим кертмәкче.
"Мин телефоннан сөйләшкән өчен штрафны 5 мең сумга кадәр арттыру яклы. Сөйләшкән өчен генә түгел, гаджет белән нинди генә гамәл өчен дә", - дигән Дәүләт думасы депутаты Вячеслав Лысаков.
Хәзерге вакытта руль артында телефоннан сөйләшү 1500 сумга төшә. Ә сез штраф күләмен арттыру кирәк дип саныйсызмы?
Чыганак - Кызыл Таң
Фото: Avtobllog.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Кирәк билгеле, туры, юлга гына карап барсыннар, бәләсе булмас!
0
0
0
0
Бик тэ килешэм! Авария чыккач - термэк ерак шул ул...
0
0