Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Кызы әнисенең тәненә 14 тапкыр пычак кадаган

5 – 11 майда эчке эшләр бүлегендә 39 җинаять теркәлгән.

Шуларның 29ы – шәһәрдә, 10ысы районда булган. 14 җинаять ачылган. 13е – «кайнар эздән». 1 үтерү,
1 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 2 талау, 16 урлау, 1 транспорт чарасын урлап алып китү, 12 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 3 очрак теркәлгән.

Дубровка авылында 14 яшьлек кыз, конфликт чыгу сәбәпле, әнисенең тәненә 14 тапкыр пычак кадаган. Нәтиҗәдә, 40 яшьлек хатын-кыз алган җәрәхәтләреннән шул урында ук үлгән.

К.Маркс урамында баш мие җәрәхәтләнгән һәм башка бик күп бәрелгән урыннары булган 43 яшьлек ир янына чакыру алынган. Аны Казанның 7нче хастаханәсенә госпитализацияләгәннәр. Имгәнүләрне аның исерек килеш егылудан алганлыгы ачыкланган.

Сафоново авылында 55 яшьлек ирнең «ГАЗ» автомобилен урлап киткәннәр. Моның буенча 31 яшьлек ир шик астына алынган.

Фото: «Татар-информ» архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев