Күзләре күрми башлаган Динар Гаянов: «Күңелдә барыбер өмет яши...»
Язмыш сынавы белән очрашкач, сынмас өчен көчле рух кирәк. Көннәрнең берендә күзләре күрми башлаган Динар Гаяновның көчле рухы сокландыра. Ул дөньяны «яңача» кабул итәргә өйрәнә, үзе өчен яңа мөмкинлекләр таба. Бүгенге көндә Динар - спорт туризмы буенча Россия чемпионы.
Фото: Солтан Исхаков
«Татмедиа» янына героебызны әтисе машинада китереп куйды. Урамда ул ак таяк ярдәмендә йөри. Әйләнә тирәсендә ни булуын шул таяк аша аңлый. Кергәндә без аңа ярдәм иттек. Диванда урнашкач, ул ак таягын җыеп, янына куйды.
«Ике күзем дә күрми башлагач, нишләргә дә белмәдем»
Героебыз белән танышуны башлыйбыз. Динар Гаянов 1993 елның 8 гыйнварында Казанда туа, сәламәт бала була. Башта 115 нче мәктәптә, соңыннан 5 нче гимназиядә укый. Энергетика көллиятен тәмамлый. 2013 елда энергетика өлкәсендә ярты ел эшләп ала. Тагын эшләр иде, бәлки, тик шул вакытта аның күзләре белән проблема башлана. Ул начар күрә башлый.
«Минем күз күреме сүрелә башлады. Табиблар карадылар да, дәваладылар да. 2 айдан соң сул күзем күрми башлады. Тикшеренүләр үткәннән соң, икенче күзне дәваладылар, тик ул күз дә сүрелде. Табиблар сәбәбен аңлаешлы әйтмәделәр. Башта «атрофия» куйдылар, аннан соң «рассеянный склероз», диделәр. Төрле сәбәпләр аркасында күрмәүчеләр бар. Минеке төгәл билгеле түгел.
Ярты елдан соң армиягә китәргә тиеш идем. Балачакта хәрби булу хыялы бар иде… Хыял булып калды...
Ике күзем дә күрми башлагач, нишләргә дә белмәдем. Өйдә яттым. Ашадым да йокладым, ашадым да йокладым… Әти-әнием дә нишләргә дә белмәделәр. Аптырап калдылар, чөнки аларның мондый әйбер белән очрашканнары юк иде әле
Миндә депрессия булды. Берничә ел өйдә генә булдым. Тазардым. Аннан соң үз-үземне кулга алдым. Ябыгу өчен төрле техникалар булганын белдем. Шул техникаларны кулланып ябыктым» – дип сөйләде Динар.
Аннан Динар үзе кебек күрмәүчеләрне эзләп таба. Үзе генә булмавын тою аңа зур көч бирә. Казанда реабилитация үзәгенә баргач, анда үзе кебек кешеләрнең актив тормыш алып баруларын аңлый: «Мин дә шулай булдыра алам бит!» – дип илһамлана.
Бер елдан соң Динар «Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте»нә кушыла. Спорт туризмы буенча тренер Динарны спортка чакыра. 2019 елда ул спорт туризмы белән шөгыльләнә башлый.
«Көн белән төнне аерам»
Динар сүзләренчә, аның «дөньясы» дөм караңгы түгел.
«Яктылыкны тою бар. Мин көн белән төнне аерам. Күзгә берничә кат пленка ябылган да, шул пленка аркылы ут төшә кебек. Болытлы көн булса да, яктылык сизелә. Кешенең сурәте дә күренгәндәй була. Якты көндә зур бина янына килсәм, мин аны сизәм. Мин өйрәндем инде, мәсәлән, өйдә ут янамы, юкмы – мөһим түгел. Мин шулай ук төшләр күрәм.
Мин элек күргәннәремне хәтерлим, белгән җирләр шулай ук күз алдына килә. Урамнар шул ук бит инде. Яңа төзелешләр булган җирләрдә генә үзгәрешләр бардыр», – ди ул.
Шәһәр буйлап йөрүгә килгәндә, Динар шулай ук автобус, такси хезмәтен куллана.
«Таксины кушымта аш яки шалтыратып чакыртам. Башка җиргә килеп туктаса, кешедән сорыйм. Автобуста инде кемдер урын бирә, кемдер юк. Автобуста тукталышларны игълан итмәсәләр, борылышлардан да аңлыйм яки кондуктордан сорыйм инде», – ди.
Аның сүзләренчә, күрмәүчеләр өчен шәһәрдә уңайлыклар булдырылган. Мәсәлән, метроларда, вокзалларда «тактиль юллар» бар, Брайл язуы да еш очрый. Ә үз өендә ул һәр почмакны яттан белә.
Күзләре күрми башлаганчы, әңгәмәдәшебез машина йөрткән. Хәзер дә машина йөртү хыялын күңелендә йөртә. Күрмәүчеләр өчен машина уйлап тапсалар иде, дип тели.
Динарның күрмәвен бер караштан гына аңлап булмый, килешәсездер. Ул моның белән бәйле бер кызык хәлне дә сөйләде.
«Автобуста олы яшьтәге бер ир-ат эндәште: «Нәрсә, күп тоттыңмы?» – ди. Башта нәрсә турында әйткәнен аңламадым. «Нәрсә тоттым?» – дип сорадым. Ул минем таякны кармак дип уйлаган икән.
Берсендә кич караңгыда урамнан барам, каршыма бер апа очрады. «Улым, анда барма, анда караңгы», – диде дә янымнан узып китте. Ак таяк булмаганда, кеше: «Күзең күрми, дип уйламас та идем», – дип әйтә. Ак таяк күрсәткеч инде», – ди.
Таяк белән йөрү башта аңа авыр бирелгән, оялган да. Хәзер ияләшкән инде. «Каядыр чыгып киткәндә курку хисе юк. Урамда йөргәндә күбрәк яхшы кешеләр очрый. Үземә карата ниндидер дорфа мөнәсәбәт очратканым юк», – диде ул.
«Йөгергәндә башта авыр, ә аннары рәхәт»
Динар үзенең көннәре ничек узуын безгә дә сөйләде. Ул актив һәм сәламәт тормыш алып бара. Шуңа да төшенкелеккә бирелмичә, тормыш ямен тоеп яши.
«Мәсәлән, чәршәмбе көнне иртә белән уянам, юынам, киенәм һәм спорт туризмы буенча тренировкага барам. Спортзалда шөгыльләнәбез. Мин йөгерәм дә. «Тормыш өчен спорт» дигән хәйрия фонды ярдәме белән кичләрен бергәләп йөгерәбез. Моннан кала, Казанда тагын бик күп төрле йөгерү клублары бар, алар белән йөгерәбез. Мәсәлән, Казанда кайбер каһвәханәләрнең йөгерү клублары бар. Анда күрмәүчеләр дә, күрүчеләр дә йөгерә. Мин бер кеше белән тотынышып йөгерәм», – диде ул.
Спортчы егет Казанда уза торган йөгерү марафоннарында да калдырмый. «Казан марафоны»нда быел 10 километрлы дистанцияне йөгергән, «Милли марафон»да катнашкан.
Алдан язып үткәнебезчә, Динарның тормышында спорт туризмы зур урын алып тора. Ул яратып, күңелен биреп шөгыльләнә. Август Аенда Марий Эл республикасында узган спорт туризмы буенча ачык чемпионатта шәхси «зачетта» ул җиңү яулый һәм Россия чемпионы була.
Дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә ул «Бөтенроссия күрмәүчеләр берлеге»нә шөгыльләнергә йөри. Анда барлык мөмкинлекләр дә бар.
Аннан кала, ул күрмәүчеләр өчен футбол белән дә шөгыльләнә. Бу көннәрдә ул Түбән Новгородта турнирда катнаша.
«Йөгергәндә башта авыр, ә аннары рәхәт. Йөгергәндә берни дә күз алдына килми. Минем белән йөгергән волонтердан тирә-якта ни бар икәнен сорап була», – ди ул.
«Тагын хаҗга барасым килә»
Күрми башлагач, Динар «Ярдәм» мәчетенә йөри башлаган. Анда да аңа яңа чынбарлыкны кабул итәргә, өйрәнергә ярдәм иткәннәр, ул Брайль шрифтын үзләштерә, бер ай дигәндә өйрәнә. Мәчеткә йөреп, ул иманын да ныгыта, хәзер Динар биш вакыт намазны калдырмаска тырыша. Ул андагы кешеләргә дә рәхмәтле булуын әйтте.
Үткән ел Динар кече хаҗ кылган. Гомрәгә Кукмара мөхтәсибләре белән бер төркем кешеләр җыелышып барганнар. Мәчеттән ярдәмче биргәннәр һәм ул таяксыз гына йөргән. «Анда бик рәхәт, китәсе дә килми. Үзеңне иминлектә, тыныч тоясың. Тагын барасым килә», – ди Динар.
Ул яшерми: күргән вакытларын сагына. «Янәдән күрәсе килә. Барыбер күңелдә өмет яши… Күрә башласам, иң башта урам буйлап йөрер идем, барысын да күреп...» – диде ул.
«Тумыштан ук күрмәгән һәм билгеле бер дәвергә җитеп, күрми башлаган кешеләр бар. Кайсы очрак җиңелрәк дип уйлыйсыз», – дип сорадык.
«Ике яклы таяк шикелле инде. Башта күреп, аннары күз күремен югалткан кешеләр кызганычрак кебек», – дигән фикердә ул.
(Кыскартып алынды)
Зәлия Гыйльметдинова
Руфинә Гарифуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев