#күңелемдәгесенәйтәм
Кызым белән киявем бик матур яшиләр дип, гел күңелемнән шатланып йөри идем.
Инде нишләргә дә белмим. Бер көнне киявемне башка хатын белән бик бәхетле елмаешып узып киткәннәрен күрдем. Гашыйклар икәне сукырга да сизелерлек. Шунда ук кызыма шалтыратырга уйлаган идем, тыелып калдым. Әйтсәм – аерылышачаклар, минем кыз шундый, кичермәячәк.
Әллә сизенеп тә, түзә микән? Ярата инде ул ирен. Тегесенә дә сүз әйтерлек түгел иде әле моңа кадәр, балалары дип үлеп тора, кызымны да әбижәйт иткәнен белмим, тормышлары җитеш, проблемалары юк, ни җитми икән бу ирләргә, ә?!
Теге хатынны да әйтер идем, нигә дип өйләнгән ирләргә тагылырга, гаилә җимереп, беткәндер буйдаклар! Йоклый да алмыйм инде хәзер, аралары гына бозыла күрмәсен иде дим! Аллаһым, үзең сакла!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев